Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Венера Сәлмәнова никотинның зыяны турында лекция укыды. Ул социаль хезмәтләр алучыларга тәмәкенең кеше организмына тискәре йогынтысы, тәмәке тартуның психологик нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Тәмәке тартудан баш тарту авырулар куркынычын киметә һәм гомер озынлыгын арттыра. Тәмәке тарту тән, тырнаклар, чәч торышын начарайта, тешләрне черетә», – дип аңлатты белгеч. Шулай ук конкурслар үткәрелде, өлкән кешеләр тәмәке тартуның зыяны турында белешмәлекләр алдылар.
Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрә, өлкәннәрне зарарлы гадәтләрдән баш тартырга мәҗбүр итә.