«Туган ягым Татарстаным» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 20 мае, җомга

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге оештырган «Туган ягым Татарстаным» конкурсы 11 апрельдә старт алды. Анда Министрлык карамагындагы учреждениеләрдән 10-17 яшьлек социаль хезмәт алучылар катнашты.

Конкурсның максаты – балигъ булмаганнарның патриотик аңын күтәрү, Татарстан Республикасына, аның истәлекле урыннары, мәдәни кыйммәтләре һәм табигатенә сак караш турында видеороликлар төшерү.

Конкурста катнашучылар ике яшь номинациясендә видеороликлар төшерү буенча осталыкларын күрсәттеләр:

- «10 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге категориядә иң яхшы видеоролик»;

- «14 яшьтән 17 яшькәчә булган категориядә иң яхшы видеоролик».

Татарстанның төрле районнарыннан килгән балалар туган якның истәлекле, кызыклы урыннарын, шәһәр һәм бистәләрне күрсәтеп, үзләренең кече Ватаны турында 88 ролик төшерделәр.

Видеоларны компетентлы жюри бәяләде. Аның составына «ТатарКино» ДБМУ һәм «Ялкын» журналы вәкилләре кергән иде. Эшләрне караганнан соң, конкурс комиссиясе әгъзалары Татарстан буенча виртуаль сәяхәттә булдылар һәм төрле торак пунктлар турында кызыклы фактлар белделәр. Балалар үзләре сценарийлар яздылар, төшерү, монтажлау белән шөгыльләнделәр, текстны яңгыраттылар һәм үз көчләрен камера каршында сынап карадылар.

Жюри әгъзалары махсус монтажлау һәм махсус эффектлар булдыру программаларын кулланган җиңүчеләрнең профессиональлеген билгеләп үттеләр, шулай ук әлеге моментларның йомгаклау балларын билгеләүдә хәлиткеч булуын ассызыкладылар. Моннан тыш, яхшы эшләнгән сценарийлар, грамоталы сүз һәм эмоциональ авторлык бирү игътибарны җәлеп иттеләр. Кадрларда Салих Сәйдәшев, Зөлфия Рәүпова музыкалары, шигырьләр һәм фәнни фактлар яңгырады.

Нәтиҗәдә, жюри әгъзалары һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне һәм призерларны бертавыштан сайладылар.

«10 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге категориядә иң яхшы видеоролик» номинациясендә 53 видеоролик тәкъдим ителде. Җиңүчеләр өчлеге шулай түбәндәге:

1 урын –Сөнгатуллин А.Р. («Казан шәһәре» шәһәр округындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАСХКУ). «Зәңгәр күлләр – Татарстан Республикасының уникаль табигать һәйкәле» видеоблогы форматында төшерелгән видеоролик 87 балл җыйды;

2 урын – Аверкина А.А. («Яшел Үзән муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приюты» ДКУ). Аның интервью форматында ясалган «Яшәгән ди, булган ди бер рәссам...» видеоролигы 86 балл җыйды;

3 урын – Ашуров К.Н. («Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приюты» ДКУ). Аның «Питрәчтән ШАТ репортаж» видеоролигы, роликның сценар форматы – телетапшыру, 85 балл җыйды.

«14 яшьтән 17 яшькәчә булган категориядә иң яхшы видеоролик» номинациясендә 35 видеоролик тәкъдим ителде. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Ермолаев Э.Э. («Баулы муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «СемьЯ» социаль приюты» ДКУ). «Минем Баулым» видеоролигы 92 балл җыйды;

2 урын – Батыркина О.А. («Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАСХКУ). Аның «Татарстан – илһам республикасы» видеоролигы 87 балл җыйды;

3 урын – Ерашов А.Т. («Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приюты» ДКУ). Аның «Кече Ватанның мәдәни мирасы» видеоролигы-интервьюсы 86 балл җыйды.

Шулай ук түбәндәге конкурсантлар да билгеләп үтелде:

1. Гобәйдуллина К.Р. («Ютазы муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАСХКУ). Аның «Туган ягым» видеоролигы 85 балл җыйды.

2. Трофимов Е.В. («Түбән Кама муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приюты» ДКУ). Аның «Легендалар һәм тарих белән сугарылган төбәк» видеоролигы 84 балл җыйды.

3. Әхмәтова А.М. («Бөгелмә муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты» ДКУ). Аның «Минем туган Татарстаным. Зур татар нефте башлану тарихы» видоеролигы 83 балл җыйды.

4. Ившин Д.Д. («Арча муниципаль районындагы «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАСХКУ). Аның «Арча – минем кече Ватаным» видеоролигы 83 балл җыйды;

5. Пушкин Я.А. («Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАСХКУ). Аның «Зәй шәһәрчеге, Татарстан почмагы» видеоролигы 82 балл җыйды.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International