Балигъ булмаганнарның патриотик аңын формалаштыру, аларны туган як тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итү максатыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Туган ягым Татарстаным» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә.
Конкурста министрлык карамагындагы учреждениеләрдән социаль хезмәт алучылар катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- 10 яшьтән 13 яшькәчә категориядә иң яхшы видеоролик;
- 14 яшьтән 17 яшькәчә категориядә иң яхшы видеоролик.
Гаризалар 2022 елның 11 апреленнән 22 апреленә кадәр түбәндәге ысулларның берсе белән кабул ителә:
- электрон почта адресына: rrc.org@bk.ru «Минем туган Татарстаным» тамгасы белән;
- 420107 Казан ш., Петербург ур., 40 йорт адресы буенча почта элемтәсе аша.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин >>.