Зәй яшүсмерләрен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар

2022 елның 20 мае, җомга

Бүген Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече викторина элементлары белән дәрес үткәрде.

Чара социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивация, үз сәламәтлегең өчен җаваплылык формалаштыру максатыннан оештырылды.

Чара кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында викторинада актив катнаштылар, аннан соң «Тукта, ВИЧ/СПИД» дигән танып-белү видеоролигын карадылар. Белгеч очрашуда катнашучыларга ВИЧ-инфекциясен ничек йоктырырга мөмкин булуы һәм бу куркыныч йогышның нәрсә икәнлеге турында сөйләде.

Чара нәтиҗәләре буенча балалар сәламәтлекнең тормышта иң мөһим нәрсә булуын аңладылар, шуңа күрә спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга һәм начар гадәтләрдән качырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International