«Яңарыш» үзәге реабилитантлары белән хокукый сәгать

2022 елның 13 мае, җомга

12 май көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен хокукый сәгать узды. Һәр баланың сәламәтлеген саклауга хокукы турында сөйләштеләр.

Очрашу кысаларында балаларны сәламәтлек саклау өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокуклары белән таныштырдылар. Реабилитантлар үз сәламәтлегеңне ничек саклап калу һәм ныгыту турында фикер алыштылар, көн режимын саклауның мөһимлеге, физик күнегүләрнең әһәмияте, саф һавада йөрү һәм дөрес туклану турында сөйләштеләр. Хокук сәгатендә катнашучылар сәламәтлек – кешенең төп байлыгы дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International