«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Алабуганың тарихи урыннары буйлап экскурсия уздырдылар

2022 елның 22 апреле, җомга

Кичә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр социаль тәрбия һәм Алабуганың тарихи объектлары белән танышу программасы кысаларында шәһәр буйлап экскурсиягә бардылар.

Балалар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының В.М. Бехтерев өяз медицинасы музеенда булдылар, анда борынгы крестьян Россия һәм халык медицинасы белән җентекләп таныштылар. Балалар кызыклы химик экспериментларны күзәттеләр, танылган табиб тормышы турында мавыктыргыч хикәя тыңладылар һәм ароматик капчыклар ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Экскурсия Алабуга шәһәренең тарихи урыннарында: атаклы «Шайтан шәһәрчеге» манарасында һәм Болгар әмире Ибраһим I бән Мөхәммәдкә куелган һәйкәл янында дәвам итте.

Чара барышында тернәкләнүчеләр туган як тарихыннан бик күп яңа фактлар белделәр, онытылмас хисләр алдылар.

«Мондый чаралар балаларга тарихи вакыйгаларны аңлау, туган якка мәхәббәт тәрбияли, күзаллауларны киңәйтә, кызыксынучанлыкны үстерә», – дип билгеләп үтә «Астра» үзәге тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International