Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында интеллектуаль тәрбия дәресләре кысаларында Халыкара балалар китабы көненә кушылдылар. Балалар һәм яшүсмерләрне бергәләп балалар әдәбиятын уку культурасына тарту, гаилә белән уку традицияләрен торгызу максатларында приютта «Бергә китап укыйбыз» марафонын хупладылар.
Бу көн бергәләп китап укуга багышланган иде. Барлык балалар, яшьләренә карамастан, вакытларын китап укып үткәрделәр. Зур балалар рәхәтләнеп кечкенәләргә китап укыды.
«Бергә китап укыйбыз» – чара гына түгел, ә китаплар ярату аша дуслыкны ныгыту, кечкенәдән китап укуга кызыксыну уяту мөмкинлеге дә.