9 нчы апрель көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Григорий Горбунов һәм Наилә Гарипова шәфкать туташы белән берлектә «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында уздырыла. Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура-спорт эшен яхшырту, өлкәннәрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту тора.
Сәламәтләндерү йөреше маршруты шәһәрнең Ленин ис. үзәк стадионыннан Җиңү паркына кадәр дәвам итте. Социаль хезмәт алучылар бик теләп марафонда, ә чара ахырында флешмобта катнаштылар. Хезмәтләр алучылар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.