Спорт марафонында «Нежность» комплекслы үзәге хезмәтләрен алучылар катнашты

2022 елның 8 апреле, җомга

Кичә, 7 апрель көнне, Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Аксубай районы «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары «10 000 адым» марафонында катнаштылар. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен чараны инструктор Лидия Альметкина үткәрде.

Хәрәкәт, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану – сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер серләре. Күнегүләр барышында катнашучылар тарафыннан башкарылган спорт уеннары һәм күнегүләре җитезлекне һәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Шулай ук спорт остазы марафонда катнашучыларга сәламәтлекне саклау буенча файдалы киңәшләр бирде.

Мондый чаралар, оештыручының сүзләренә караганда, тормыш тонусын күтәрергә ярдәм итә һәм өлкән буын кешеләренең организмына уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International