5 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Начар гадәтләргә «юк» дип әйт» мини-тренингы узды. Чара наркомания, эчкечелек, тәмәке тартуны профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Тренинг башында психолог тәмәке һәм алкогольнең зыяны турында берничә мисал китерде. Аннары катнашучылар «Бәхәсле сүз», «Марионеткалар», «Баш тарту», «Наркоман портреты» күнегүләрен үтәделәр. Чараны «Яшәсен тормыш!» белешмәлеген төзү белән тәмамладылар.
Тренингта 10 кеше катнашты. Аларның һәркайсы аеклыкта – бәхет һәм тормыш нормасы дигән нәтиҗә ясады.