«Кайгырту» комплекслы үзәге карамагындагы балалар «Тормышка 10 000 адым» акциясендә катнашканнар

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

1 апрельдә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәт алучылары Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар.

Старт алдыннан медиклар ел саен диспансерлаштыруны узуның мөһимлеге турында белешмәлекләр тараттылар, аннары спорт тренерлары зарядка үткәрделәр. Чарада катнашучылар шәһәрнең үзәк урамында скандинавия йөреше белән узды.

«Скандинавия йөреше йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытуга, дәрт һәм энергия алуга ярдәм итә. Скандинавия йөреше белән һәркем шөныльләнә ала», – дип билгеләп үтә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International