Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне уңаеннан тематик чаралар үткәрелде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

21 мартта бөтен дөньяда Даун синдромлы кешеләр көнен билгеләп үттеләр. Хәзерге дөньяда мондый синдромлы кешеләр – җәмгыятьнең укый, үсә, эшли, гаилә кора һәм билгеле бер үрләргә ирешә торган актив әгъзалары. Аларга вакытында ярдәм күрсәтү бик мөһим, педагогик яктан гына түгел, психологик яктан да. Ярдәм ни кадәр иртә күрсәтелсә, социумга җайлашу шулкадәр җиңелрәк булачак. Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре нәкъ менә шул хакта сөйләделәр. «Стигматизациягә каршы көрәш һәм мәгълүмат бирү – инклюзив җәмгыять үсешенә мөһим өлеш», – диләр алар.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә әлеге дата кысаларында тематик дәрес үткәрделәр. Шулай ук көндез тору төркеме социаль хезмәтләр алучылары сары һәм сарысу-кызгылт төстә кул эшләре әзерләделәр.

Менделеевск районында 21 нче март көнне «Өмет Яры» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Даун синдромлы социаль хезмәт алучыларны «Без барыбыз да тигез, без барыбыз да талантлы» дигән чарага чакырдылар.

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова шундый диагнозлы бала янында кунакта булып, аңа бүләк тапшырды. Сабыйның әнисе күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде һәм бер артык хромосома белән кешеләр үсәргә һәм иҗат итәргә сәләтле – аларга гаилә һәм җәмгыять ягыннан бераз күбрәк ярдәм, аңлау һәм игътибар кирәк, дип ассызыклады.

Шундый балаларның берсе – Рамазан. Ике ел дәвамында ул Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү уза. Һәр килү белән ул белгечләрне сөендерә, уңай динамика күзәтелә. Бу көнне учреждение педагогы аны бүләксез калдырмады.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова һәм логопед Лемара Ганиева Даун синдромлы балалар белән кулинар мастер-класс үткәргәннәр. Балалар әти-әниләре белән бергә бик теләп пицца әзерләделәр. Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар Даун синдромлы кешеләрне социальләштерүдә ярдәм булып тора, ата-аналар һәм бала арасында ышанычлы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә, тормыш өчен кирәкле коммуникацияләр күнекмәләрен үстерә.

Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә Кояш атнасы узды. Үзәк белгечләрен һәм тәрбиячеләрен мондый балаларны укыту һәм үстерү методларын гамәли куллану белән таныштырдылар. Шулай ук «Кояш нурлары» флешмобы, акциясе оештырылды.

21 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Тигез мөмкинлекләр дөньясы» дигән чара узды. Ул мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар Даун синдромлы бала туган куяннар гаиләсенә багышланган «Необычный младший брат» мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International