«Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясе кысаларында 17 март көнне Менделеевск районының «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Сәламәтлек поезды» дигән танып-белү уены узды. Чараны социаль эш буенча белгеч М.А. Шкляева үткәрде.
Уенда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы алты балигъ булмаган бала катнашты. Танып-белү дәресе алты станциядә этаплап биремнәрне үтәүне күздә тотты. Уен барышында катнашучылар үзләрен төрле авыруларга күчүче начар гадәтләрдән ничек сакларга кирәклеген, наркотик куллануны нинди билгеләр буенча танырга мөмкин икәнлеген, бу куркыныч адымга кешеләрне нәрсә этәрүен белделәр.
Соңыннан балалар сүзләрдән сәламәт яшәү рәвеше турында файдалы киңәшләр төзеделәр. Катнашучыларга Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы турында буклетлар тапшырылды.