Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр уза. Социаль хезмәтләр алучылар текстны бастырырга өйрәнәләр, мәгълүмати технологияләр мөмкинлекләре белән танышалар. Чаралар өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә уңай мөнәсәбәтне саклау өчен яңа күнекмәләр һәм осталык алуга юнәлтелгән.
Тәрбияче Ирина Телицына сүзләренә караганда, компьютер тышкы дөнья белән бәйләнешне югалтмаска ярдәм итә, аралашу өчен яңа мөмкинлекләр ача. Компьютерда, ноутбукта, планшетта эшләгән вакытта актив акыл эшчәнлеге яңартыла, бу исә психика һәм баш миенең күп кенә авыруларын булдырмый кала.
«Барысына да өйрәнергә телим. Алга таба үземне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алачакмын», – дип уртаклаша социаль хезмәтләр алучы Алексей Сумбулов. «Мин компьютер белән аз таныш, әмма белемнәрне киңәйтергә кирәк, мәгълүмати технологияләр заманында яшибез бит», – дип хуплый аны Наталья Суганова.