“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2018 елның 15 гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.
2018 елның 25 гыйнварында Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә буш эш урыннары ярминкәсе үтте. Аның эшендә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар белән беррәттән, эш табарга теләгән шәһәрдәшләребез катнашты.
Үзәк психологы Сания Яһудина «Ышаныч» үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы ата-аналар һәм балалар белән интерактив әңгәмә үткәрде.
Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр өчен ачык ишекләр көне узды. Әлеге чараның максаты – халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм эш бирүчеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдыру.
Кичә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар белән очрашты.
Кичә Казанның Мәскәү районы эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләү мәсьәләләре буенча очрашу узды.
Кичә Бөгелмәдә мәгълүмати-агарту акциясе узды.
Ленинград шәһәре блокадасын алуга 74 еллыгы уңаеннан Биектау муниципаль районы Бирюлинск авыл җирлегендә «Өмет» үзәге социаль педагоглары батырлык дәресе үткәрде.