Кичә Бөгелмәдә мәгълүмати-агарту акциясе узды.
Акциянең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү чараларын көчәйтүгә җәлеп итү.
Акциядә яшүсмерләр, Бөгелмә «Радуга»комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагылар актив катнаштылар.
Акция барышында балалар шәһәрлеләргә ышаныч телефоны турында сөйләделәр.