«Тормыш юлы» дигән батырлык дәресе

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Ленинград шәһәре блокадасын алуга 74 еллыгы уңаеннан Биектау муниципаль районы Бирюлинск авыл җирлегендә «Өмет» үзәге социаль педагоглары батырлык дәресе үткәрде.

Чара барышында үсеп килүче буынны «блокада» төшенчәсе белән таныштырдылар.

Социаль педагог Гөлфия Хафизова сөйләвенчә, балалар кырыс хәрби вакыйгалар, батырлар турында тыңладылар.

Азакта балалар сугыш турында кыска метражлы фильм карадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International