2018 елның 25 гыйнварында Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгендә буш эш урыннары ярминкәсе үтте. Аның эшендә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар белән беррәттән, эш табарга теләгән шәһәрдәшләребез катнашты.
Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең 5 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр чакырылган иде:
Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш урыннары тәкъдим иттеләр: сәркатип-кадр эшчесе, эш бүлүче, камыр эшләнмәләре остасы, аш пешерүче, официант, слесарь, токарь, кузовларны рихтовкалаучы, фрезерчы, буяучы, кран машинисты, кисүче, көйләүче, чистартучы, оператор, термист, ташчы, көйләүче, электр монтеры, ванналарны корректорлаучы, транспортчы, укчы-сакчы һ.б.
Шулай ук Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Ярминкә үтү вакытына анда барлыгы 4000 буш эш урыны теркәлгән иде.
Ярминкәгә барлыгы 101 кеше килде, шуның 10на алга таба эшкә урнашу өчен, ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына юллама бирелде.