Әлмәт мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итә

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр өчен ачык ишекләр көне узды. Әлеге чараның максаты – халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм эш бирүчеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдыру.

Кагыйдә буларак, Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге һәр ел башында ачык ишекләр көне үткәрә. Бу эш бирүчеләр белән конструктив диалог булдырырга ярдәм итә.

25 гыйнварда Әлмәт мәшгульлек үзәгендә «ЖЭУ-7» ҖЧҖ, МУП УК «Комфорт»; «торак-коммуналь хуҗалык (инженерлык челтәрләре)»; «Надежда»; «Яшьлек» ҖЧҖ вәкилләре булдылар.

Чара ахырында уртак хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, һәр эш бирүчегә күрсәтмә материал рәвешендә буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International