«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоглары социаль ярдәмгә мохтаҗ булган 18 бала өчен чара уздырганнар.
Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар өчен “Мин тормышны сайлыйм” наркотикларга каршы программа кысаларында поход уздырылды.
Шушы көннәрдә Азнакайның “Омет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы ведомстволар арасындагы план буенча районның ерактагы торак пунктларына чыккан. Чараның максаты Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль ярдәмгә мохтаҗ булуын ачыклау, шулай ук өлкәннәргә, инвалидларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә яшәгән урыннарында социаль хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт булган.
Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә Әлмәт шәһәренең паркында һөнәри юнәлеш бирү буенча “Барлык һөнәр дә бик мөһим” дигән фестиваль узды. Чарада төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашты.
Яр Чаллының "Кояшкай" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү Паралимпия уеннарының атналыгы үтте. Әлеге җәйге бәйрәм "Спорт ярышларында яңа рекордларга таба!" шигаре астында уздырылды. Атна дәвамында ике команда төрле ярышларда катнаштылар, футбол, волейбол, җиңел атлетика кебек уеннарда көч сынаштылар.
Буаның “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 442 нче Федераль закон кысаларында физик мөмкинчелекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләргә барып кайттылар.