ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
“Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге һәм Теләче муниципаль районының янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең белгечләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде.
Социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән “Наз”да ай саен җыелыш булып уза. Әлеге чараны Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар, хезмәт аспектларының нигезенә тукталып “Наз” директоры Гөлнара Әхмәдиева башлап җибәрде.
Бүген министрлыкта республика предприятиеләрендә хезмәт хакын тоткарлау очраклары һәм  бюджетныкы булмаган дәүләт  фондаларына иминит кертемнәре буенча бурычларны каплау турында сөйләштеләр. Киңәшмә эшендә республиканың тормыш сыйфатын күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү җирле комиссияләре, Пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды, Прокуратурадан вәкилләр катнашты.
Мәҗбүри пенсия, медицина, социаль иминиятләштерүләр буенча бурычлары булган, шулай ук хезмәт хакын тоткарлаган оешмалар эшләре каралды.
Шушы көннәрдә Казанның Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәтләргә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен "Әйләнә-тирәмдәге дөнья" дигән чара уздырылган. 
Шушы көннәрдә  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге ТР Милли музее белән берлектә мөмкинлекләре чикле, шулай ук имин булмаган, күп балалы гаиләләрдәге балаларны  Казанның "Сувар" кионтеатрына алып  барганнар.

Бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Э.Серебрякованы  ТР Хөкүмәтенең "Сыйфат өчен" конкурсы кысаларында бүләкләделәр. Аның кандидатурасы район башлыгы М.Зыятдинов тарафыннан тәкъдим ителгән булган.
Буаның "Гармония" үзәгендә "Преодоление" клубының чираттагы дәресе узган.
10 нчы марттан 5 апрельгә чаклы Биектау районындагы мәктәпләр арасында "Сәламәтлек турында рифмалар" дигән иҗади конкурсның җиңүчеләрен билгеләгәннәр.
Алабуганың "Астра" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен тарихка экскурсия уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International