Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә терроризмны кисәтү буенча программа кысаларында чара үткәргәннәр

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Казанның Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәтләргә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен "Әйләнә-тирәмдәге дөнья" дигән чара уздырылган.  Тренинг барышында балалар аралашуның төрле ысулларын караганнар, коммуникацияләр урнаштырган чакта ым, ишарәләрнең мөһимлегенә төшенгәннәр. Аеруча зур кызыксыну белән балалар лего-төзү ысулы белән тылсымлы шәһәр проектын төзегән. Бергә эшләгән чакта алар үзара аралашуның төрле алымнарын гамәлдә сынап караганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International