Министрлыкта республика предприятиеләрендә хезмәт хакын тоткарлау очраклары турында сөйләштеләр

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Бүген министрлыкта республика предприятиеләрендә хезмәт хакын тоткарлау очраклары һәм  бюджетныкы булмаган дәүләт  фондаларына иминит кертемнәре буенча бурычларны каплау турында сөйләштеләр. Киңәшмә эшендә республиканың тормыш сыйфатын күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү җирле комиссияләре, Пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды, Прокуратурадан вәкилләр катнашты.
Мәҗбүри пенсия, медицина, социаль иминиятләштерүләр буенча бурычлары булган, шулай ук хезмәт хакын тоткарлаган оешмалар эшләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International