Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президентының «2021 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы 2021 елның 10 февралендәге ПУ-115 номерлы Указы нигезендә 20 июль – Корбан бәйрәм – эшләми торган бәйрәм көн булачак.
РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.
Шулай итеп, 2021 елда 20 июль ял көне булачак. 19 июльдә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.