Озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык районнарында уңышлы гамәлгә кертелгән

2021 елның 11 июне, җомга

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла.

2021 елда озак вакыт карау системасы республиканың барлык муниципаль районнарында да кертелде. Быел озак вакыт карау хезмәтләре белән 6,7 меңнән артык кешене тәэмин итү планлаштырыла, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль хезмәтләр белән – 42,5 меңнән артык кешене.

Чит кеше каравына мохтаҗ гражданнарга социаль һәм медицина хезмәтләре күрсәтү максатыннан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеге оештырылган. Шулай ук «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмати системасында «Озак вакыт карау системасы» модуле булдырылган, аның ярдәмендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмалары чит кеше каравына мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидлар турында мәгълүмат алмашалар. Шунда ук, системада, озак вакыт карау кысаларында социаль һәм медицина хезмәтләрен алучылар турында мәгълүматлар туплана.

Социаль хезмәтләр өлкән яшьтәге затларга һәм инвалидларга чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап күрсәтелә. Мохтаҗлыкның өченче дәрәҗәсенә караган гражданнар шулай ук медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең уртак патронажы хезмәтеннән дә файдалана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык хезмәт алучылар өчен дә индивидуаль карау планы төзелә, чаралар исемлеге языла.

Озак вакыт карау системасының тагын бер мөһим өлеше – өлкәннәрнең һәм инвалидларның өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәүләре өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә кертү. Мондый технологияләргә түбәндәгеләр керә:

- «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә». Проект республикада 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. 2021 елның 1 июненә Татарстанда 34 шундый гаилә барлыкка килде;

- Карау мәктәпләре 2019 елдан республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында эшли. Әлеге технология кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның туганнарын карауның төп алымнарына, кече тернәкләндерү чараларын куллануга өйрәтәләр, торак биналарны аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен яраклаштыру мәсьәләләре буенча киңәшләр бирәләр;

- «Караучы» («Сиделка») проекты 2019 елдан бирле, дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итеп тормышка ашырыла. 2019 елда әлеге хезмәт белән 193 кеше колачланган, 2020 елда – 775 кеше. Агымдагы елның 1 июненә бу хезмәтне 315 татарстанлы ала.

Шулай ук 2020 елдан башлап республика инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекләр (төркемнәр) ачыла башлады. Узган ел 5 бүлек эшләсә, быел аларның саны 13кә җитә, барлыгы 36 төркем булдырылган. Мондый төркемнәрдә когнитив яктан тайпылышлары булган өлкән яшьтәге кешеләргә һәм интеллект бозылулары булган, аутистик спектрларының тайпылышлары булган инвалидларга хезмәтләр күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International