Стажировка мәйданчыгында Казан белгечләре коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2024 елның 26 апреле, җомга

24 апрельдә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ травмаларын җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар: Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәҗрибәсе» стажировка мәйданчыгы оештырылды.

Психологлар һәм социаль эш белгечләре психоэмоциональ травмалары булган балигъ булмаганнарга һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе белән таныштылар. Белгечләргә дүрт психотравматик ситуациядә социаль хезмәт күрсәтү алгоритмы: ата-ананы югалту, мәрхәмәтсез мөгамәлә, кискен стресс һәм травмадан соң стресс, сугыш зоналарыннан кайту, шулай ук психологлар тарафыннан эшләнгән программалар тәкъдим ителде.

Практик өлештә стажировка мәйданчыгында катнашучылар психотравма ситуациясендә балигъ булмаганнар белән индивидуаль һәм төркемле эш оештыру ысуллары, арт-терапия техникасын, метафорик карталарны, сенсор бүлмәсен куллану үзенчәлекләре белән таныштылар. Ахырда мини-төркемнәрдә кейслар белән эшләү форматында аттестация уздырылды. Аттестация нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International