Социаль хезмәткәр көнендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тантаналы җыелыш узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән учреждение директоры Кирилл Мокшин мөрәҗәгать итте. Аннан соң яшәүчеләр хезмәткәрләргә зур булмаган концерт программасы һәм видеокотлау бүләк иттеләр.
Шулай ук интернат-йорт хезмәткәрләре шәһәр мәдәният сараенда узган тантаналы чарада катнаштылар. Анда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһудина, социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова, социаль яклау учреждениеләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм тармак коллективлары катнашты.
2020 ел нәтиҗәләре буенча учреждениеләрнең 30га якын иң яхшы хезмәткәре мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, республиканың хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде. Алар арасында Алабуга интернат-йортының шәфкать туташы Гүзәл Гыйльмуллина да бар иде, 2020 елда ул үзизоляция режимында алты смена эшләгән.