«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре белән практик яктан файдалы әңгәмә үткәрде.
Ф. Р. Вәлиева «эмоциональ яну» төшенчәсе, аның барлыкка килү симптомнары һәм сәбәпләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларга стрессның тискәре нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм итүче күнегүләр дә күрсәтелде. Психолог сүзләренчә, аларны даими рәвештә үтәү психоэмоциональ халәтне яхшыртуга китерәчәк.
Ахырда интернат-йорт белгечләре «Стрессны бетерү өчен нәтиҗәле практик киңәшләр» дигән буклетлар алдылар.
