Авылда яшәүче 1 903 хатын-кыз беренче бала туу сәбәпле бер тапкыр бирелә торган түләү алды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Демография» милли проекты чараларын тормышка ашыру буенча актив эш алып баруны дәвам итте. Илкүләм проект кысаларында ведомство өч төбәк проекты җитәкчесе булып тора, алар арасында – «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» проекты.

«Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектының төп чарасы – бер кешегә уртача кереме эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмаган гаиләләргә беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләүләр бирү. Әлеге түләү Россия Федерациясе территориясендә РФ Президенты указы белән игълан ителгән Балачак унъеллыгы кысаларында 2018 елдан башлап кертелде.

2020 елда Татарстанда айлык түләүләрне алучылар саны 28 567 кеше тәшкил итте. Түләү күләме бала өчен яшәү минимумы күләменә тигез – 9 373 сум.

2021 елда айлык түләү күләме 9 713 сум тәшкил итәчәк. Аны җан башына уртача кереме 20 588 сумнан артмаган гаиләләр, яки өч кешедән торган гаиләгә 61 764 сумнан артмаган гаиләләр алырга мөмкин.

Беренче һәм өченче балалар туу дәрәҗәсен саклап калу «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын гамәлгә ашыру һәм авыл әниләре өчен республика түләүләрен кертү белән бәйле. Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында авыл җирлегендә беренче һәм аннан соңгы балалар тууны өстәмә стимуллаштыру чаралары кертелде.

Кимендә өч ел Татарстан территориясендә авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга түбәндәге түләүләр бирелә:

- 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче бала туганда 50 000 сум күләмендә;

- 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы балалар туганда 100 000 сум күләмендә.

Шулай итеп, 2020 ел башыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне Татарстанның 2 314 кешесе алды: 1 903 кеше – беренче бала туганда, 411 кеше – өченче бала туганда. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 ноябренә кадәр барлыгы бу акчаны авылда яшәүче 6 638 хатын-кыз алган.

Моннан тыш, Татарстанда 2020 елдан башлап 483,3 млн сумлык өстәмә социаль ярдәм чаралары кертелде, алар пандемия шартларында аеруча мохтаҗ балалы гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде:

1. 5 һәм аннан да күбрәк балалы аз керемле гаилә әгъзаларына айлык пособие. Аны 12 605 кеше алган;

2. Балалар бакчасы өчен өстәмә компенсацияне арттыру. Алучылар – җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күп балалы гаиләләр. Октябрьдә акча 5 194 татарстанлыга күчерелгән;

3. Җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдән 3 яшькә кадәрге балаларга дару чаралары сатып алу өчен түләү. 10 000 сум күләмендә түләү елына 2 тапкыр, 5 000 сум күләмендә бирелә. Ел башыннан әлеге социаль ярдәм чарасын 22 212 кеше алган.

4. Яңа туган балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә бүләк комплектлары. Алучылар – җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр. 8 847 сумлык комплектларны 4 415 кеше алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International