Шушы көннәрдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары район үзәк хастаханәсе базасында йөкле хатын-кызлар белән чираттагы дәрес уздырдылар. Чара аналарның яңа туган балалардан иртә баш тартуын кисәтү һәм туучылар санын арттыру буенча «Яңа тормыш – өмет киләчәге» программасын тормышка ашыру кысаларында узды.
Эмоциональ халәтне тотрыкландыру һәм бала табу алдыннан курку хисен бетерү максатыннан «Исән калу серләре» дигән мини-лекция үткәрелде. Тыңлаучылар бик теләп «Мин – су торышы», «Кояш яктылыгы» күнегүләрен башкардылар, бер-берсен яхшырак танып, иҗади эшкә әзерләнделәр. «Битлек» күнегүе булачак әниләргә үзләренең эчке дөньясын кәгазьдә буяулар ярдәмендә чагылдырырга ярдәм итте.
Дәрес ахырында психологлар социаль хезмәт алучыларга «Бала табу алдыннан курку хисен ничек җиңәргә» дигән буклетлар тараттылар.