«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә, авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне скрининг һәм профилактик медицина тикшерүләре узу өчен үзәк район хастаханәсенә озатуын дәвам итә.
65 яшьтән узган һәр өлкән кеше диспансерлаштыруны вакытында узып, булган авыруларны ачыклау һәм вакытында дәвалау мөмкинлегенә ия. Шул рәвешле, өлкәннәр үз сәламәтлеген озак елларга саклап кала ала.
Район хастаханәсенә илтү буенча эш фельдшерлар һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан башкарыла. Медицина тикшерүен үтүче барлык гражданнар да җыелу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтеп куела. Федераль программа буенча алынган махсус автомобиль аларны билгеләнгән вакытта килеп ала һәм тикшерүләр узгач яңадан китереп куя.