16 декабрьдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Балалар һөнәри инклюзив лабораторияләре: уңыш тарихы» республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Чара Россиянең иң эре IT-компанияләренең берсе – ICL Техно базасында узды.
Бүләкләү тантанасы алдыннан балалар экскурсия белән Лаеш районында ICL Техно заводында булдылар, анда югары технологияле җиһазлар җитештерүләрен күрделәр.
«Ак БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды ярдәмендә приют базасында гамәлгә ашырыла торган «Туку остаханәсе» проекты һәм «Туку мотивлары» видеоролигы жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм беренче урынны алды. Видеороликта туку остаханәсе тәрбияләнүчеләргә булачак һөнәрләрен билгеләргә ничек ярдәм иткәнен күрсәтәләр.