Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга кулдан эшләнгән йомшак уенчыклар җибәреп, аларга җылылык һәм рәхәтлек бүләк итү күркәм традициягә әверелде инде.
Бәйләнгән йомшак аюлар өй җылысының бер символы булды. Хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова җитәкчелегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр йомшак җәнлекләр ясады. Уртак эш нәтиҗәсе: сөйкемле аю балалары яңа хуҗаларына – Ватанны саклаучыларга юлга чыгарга әзер. Бу зур булмаган өй җылысы символлары якыннарыннан еракта булганнарга өмет һәм ярдәм нурлары булачак.
