Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә җиңүче булды. Бүләкләү Казанда узды.
Учреждение «Аутистик спектр тайпылышы һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен көндезге тору төркеме» социаль-педагогик хезмәтен күрсәтте.
Учреждение директорына лауреат дипломы, шулай ук сыйфат декларациясе тапшырылды, ул ике ел дәвамында «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсы логотибын куллану хокукы бирә.