Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр декадасы старт алды

2020 елның 2 октябре, җомга

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасын бәйрәм концерты белән ачтылар. Социаль хезмәт алучылар бәйрәмчә бизәлгән залда җыелды. Бәйрәм программасы үз эченә төрле уеннар, конкурслар һәм интернат-йортта яшәүчеләрнең чыгышларын алган иде.

Бәйрәм кунаклары өчен «Сер» җыр сөючеләр клубы әгъзаларының беренче чыгышы сюрприз булды. Алар дәртле җырлар белән сөендерделәр, ә бәйрәмдә катнашучылар аларга бик теләп кушылды. Чара традицион вальс белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International