Алабугада узган түгәрәк өстәлдә озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар

2020 елның 2 октябре, җомга

Алабуга «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшендә социаль яклау бүлеге башлыгы С. В. Прохорова, Ветераннар советы рәисе Н. А. Грахова, башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре, инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Р. К. Шәрәфиев, Алабуга үзәк хастаханәсе һәм шәһәрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Чара барышында шәһәрнең социаль учреждениеләрендә озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында докладлар тыңланды, «Өлкәннәр һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе» технологиясе турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Шулай ук түгәрәк өстәлдә катнашучылар игътибарына тормыш эшчәнлеге чикләүләрен компенсацияләргә һәм чит кешеләргә бәйлелекне киметергә мөмкинлек бирүче җиһазлар белән җиһазландырылган кабинет тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International