1 нче октябрь көнне Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар актлар залында бәйрәм концертына җыелдылар.
Кунакларны интернат-йорт директоры урынбасары Рөстәм Нуретдинов сәламләде. Ул Халыкара өлкәннәр көненең бөтен җәмгыять өчен әһәмиятен билгеләп үтте, өлкән буын вәкилләренә бәяләп бетергесез хезмәтләре һәм рух көче өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм концерт программасын «Юлдаш» интернат-йорты хезмәткәрләренең иҗади коллективы оештырды. Чистай медицина училищесы студентлары-волонтерлары өлкәннәр өчен дулкынландыргыч видеокотлаулар әзерләгән иде.
Бүләк итеп, «Медиклар йорты» микрорайонының 3 нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Валерий Ваганов Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә азык-төлек җыелмалары тапшырды.
