Яшь зәйлеләр өлкәннәр өчен бүләкләр әзерләделәр

2020 елның 2 октябре, җомга

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, шәһәр һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән бергә, өйдә социаль хезмәт алучы өлкәннәрне котладылар.

«Дюймовочка» балалар бакчасы нәниләре әби-бабайлар янына барып, аларга үз куллары белән ясалган бәйрәм открыткалары бүләк иттеләр. Ә «Кызыл Калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урамда котлау оештырдылар. Өлкән кешеләр игътибар һәм кайгыртучанлык өчен балаларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International