Хәйриячеләр Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар

2020 елның 2 октябре, җомга

Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ел саен социаль хезмәт алучыларны Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, аларга азык-төлек пакетлары тапшыру традициягә кергән.

Быел да, узган елдагы кебек үк, учреждение карамагындагыларга хәйрия ярдәмен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар мондый бүләккә һәм игътибарга бик сөенделәр.

Өлкән буын вәкилләре турында алар гомер буе эшләгән районнар да онытмыйлар. Әйтик, Владимир Владимирович Коханскийга бәйрәм уңаеннан азык-төлек пакеты һәм Биектау районы тарихы турында китап алып килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International