Республиканың ике районында «Тормыш нормасы» проекты кысаларында бәйрәм чаралары узды

2020 елның 2 октябре, җомга

1 октябрь көнне «Тормыш нормасы» проектын тормышка ашыру кысаларында Алексеевск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәм Чистай психоневрологик интернатында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

«Тормыш нормасы» проекты өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны социаль-мәдәни тернәкләндерү / абилитацияләү комплекслы программасының моделе булып тора. Психоневрологик юнәлештәге учреждениеләрдә, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда даими яшәүче инвалидлар өчен социаль-мәдәни, хезмәт һәм спорт характерындагы чараларга мохтаҗлык бик зур, бу исә әлеге учреждениеләргә социаль хезмәт алучылар үз вакытларын үткәрү өчен уңайлы мохит оештыру өчен җаваплылык йөкли.

«Тормыш нормасы» проекты кысаларында социаль-мәдәни тернәкләндерү – ул даими эчке үсешкә, шәхес буларак инвалидның мәдәни статусын үстерүгә һәм торгызуга ярдәм итүче психологик механизмнарны булдыруга юнәлтелгән чаралар комплексы.

«Көзге котлаулар бәйләме» чаралары «Я – ДоброТворец» иҗтимагый-иҗади хәрәкәте, «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге, ТР «көмеш» волонтерлар хәрәкәте, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан, Татарстан Республикасы волонтерлык үзәкләре ассоциациясе «Мәдәният волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә оештырылды.

Ике учреждениенең социаль хезмәт алучылары өчен бәйрәм концертлары үткәрелде. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен гамәли иҗат буенча мастер-класслар оештырылды. Быелгы эпидемиология вәзгыяте кысаларында чаралар ачык һавада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International