Эльмира Зарипова Балык Бистәсендә узган бәйрәм чарасында катнашты

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Балык Бистәсе муниципаль районында булып кайтты. Анда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды.

Бәйрәмгә җыелучыларны министр Эльмира Зарипова һәм район башлыгы Илдар Таҗетдинов сәламләде. Мөхтәрәм кунаклар «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырдылар, шулай ук озак еллар бергә гомер кичергән гаилә парларын хөрмәтләделәр.

Чарада катнашучыларга «Безнең яшь – алтын көз кебек» концерт программасы, иҗади күргәзмәләр һәм көзге ярминкә тәкъдим ителде. Хәйрия чәй өстәле Балык Бистәсе районының өлкән яшьтәге кешеләренең кәефен күтәрде, үзләренә карата кайгыртучанлык тоярга мөмкинлек бирде.

Социаль челтәрләрдәге районның рәсми аккаунтларында бәйрәмнең турыдан-туры трансляциясе алып барылды.

Фото чыганагы: ТР Балык Бистәсе МР рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International