Кичә, 29 сентябрьдә, «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар һәм персонал өчен эвакуацияләү һәм шартлы янгынны сүндерү буенча уку тренировкасы узды.
Профилактик чараның максаты – бинада янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен эшкәртү иде. Чара нәтиҗәләре буенча тренировка канәгатьләнерлек дип танылды.