«Асылташ» приютында терроризмга каршы чара уздырдылар

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Казан федераль университетының «Игелекле ихтыяр» волонтерлык оешмасы активистлары белән очрашу узды.

Кунаклар балалар белән мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр: бөтен җирдә тынычлык ни өчен кирәк, нәрсәгә терроризм һәм экстремизм – ул дөнья афәте. Приютта тәрбияләнүчеләргә үз куллары белән тынычлык символы – кәгазь күгәрченнәр ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар аларга теләкләр яздылар һәм зур картинага ябыштырдылар.

Шулай итеп, иркен аралашу, күңелле уеннар һәм иҗат аша, өлкән остазлар балаларга уртак тел табарга булыштылар, балалар коллективын бердәм фикердә берләштерделәр: җир шарында терроризмга һәм экстремизмга урын юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International