28 сентябрь көнне Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» МАУда булдылар. Халыкара өлкәннәр көне алдыннан кунаклар пансионат карамагындагыларга «Картлык безне өйдә тапмас» дигән концерт программасын тәкъдим иттеләр.
Чара саф һавада узды, ә көзге пейзаж чыгыш ясаучылар өчен искиткеч сәхнә ролен уйнады. Үзешчән сәнгать номерларын тамашачылар җылы алкышлар белән каршы алды. Дәртле татар биюләре һәм краковяк аларга үзләренең актив яшь елларын искә алырга мөмкинлек бирде, кайбер ял итүчеләр бер урында утыра алмады һәм биергә кереште. Алар искиткеч фигуралы вальслар карап сокландылар.
Шәһәрнең танылган артисты һәм популяр җырчысы Нәсимә Галимҗанованың чыгышы ветераннар өчен көтелмәгән бүләк булды. Концерт «Безнең Чаллы» җыры көйләренә вальс һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Тамашачылар күңелле бәйрәм концерты өчен чыгыш ясаучыларга җылы алкышлар һәм яхшы сүзләр белән рәхмәт белдерделәр.
Чарада барлыгы 40 кеше катнашты.