Социаль хезмәткәрләр Югары Ослан районының өлкән кешеләренә ярминкә продукциясе китерделәр

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, мәгариф оешмалары үз продукцияләрен түбән бәяләрдән тәкъдим иттеләр.

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле ярминкә продукциясен сатып алуда һәм өйләренә китерүдә ярдәм күрсәтте. Өлкәннәр бик канәгать калдылар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен белгечләргә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International