Яшел Үзән мәшгульлек үзәге эш бирүче көненә йомгак ясады

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре 29 сентябрь көнне узган эш бирүче көненә йомгак ясадылар.

Чарада «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Эш эзләүчеләргә 57 вакансия тәкъдим иттеләр: инженер-конструктор, эксплуатация хезмәте башлыгы, кладовщик, кондитер, кухня эшчесе, автомобиль йөртүче, токарь, МСР слесаре, автомобиль ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, кран машинисты, транспортировщик, химикатлар биреп тору буенча эшче, йөк төяүче, фрезеровщик, штамплаучы һ. б.

Эш бирүче көненә 64 кеше килде. Катнашучылар эшкә урнашу, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре алдылар, шулай ук аларга социаль контракт төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде.

Чарада катнашучыларга «Работа в России» гомумроссия вакансияләр базасы» дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International