Министр Эльмира Зарипова Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Ел саен бу көннең әһәмияте арта, аны бәйрәм итү традицияләре ныгый.

Бүген Татарстан Республикасында 952 меңнән артык өлкән кеше яши, алар арасында 187 кеше быел үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

Илнең һәм республиканың социаль сәясәтендә өлкән буын турында кайгырту аерым урын алып тора. Өлкән кешеләр – безнең республиканың алтын фонды, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар.

Өлкән буын кешеләренең проблемаларын хәл итү, аларның актив озын гомерле булуын һәм иминлеген тәэмин итү өчен Татарстанда елдан-ел медицина һәм социаль хезмәтләрнең эшчәнлеге, учреждениеләрнең матди-техник базасы яхшыра, өлкәннәр белән эшләүнең инновацион технологияләре кертелә.

Республика социаль тармагының беренче чираттагы бурычы – өлкәннәрнең өй шартларында яшәүләре өчен шартлар тудыру. Бүгенге көндә Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 26 интернат-йорт эшли, аларда 1 800 дән артык татарстанлы игътибар һәм кайгыртучанлык тоеп яши. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү формасы ярдәмендә 15 меңгә якын өлкән яшьтәге кеше, өйдә яшәп, көндәлек социаль хезмәткәр ярдәме ала. Ә авыл җирендә өлкәннәрне, бигрәк тә ерак җирләрдә яшәүчеләрне, кирәкле ярдәм һәм карау белән тәэмин итү өчен, «Демография» милли проекты кысаларында «Мобиль бригада»технологиясе гамәлгә ашырыла.

Республикада тормышка ашырыла торган тагын бер социаль әһәмиятле проект – «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты. Аның ярдәмендә 34 муниципаль районда 35 өлкән кеше яңа гаиләле булды.

Бүген Татарстанда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча актив эш алып барыла. 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу һәм скрининглар үткәрү өчен медицина оешмаларына китерү буенча хезмәт өлкән яшьтәге кешеләр тарафыннан рәхмәт сүзләре белән кабул ителә. Яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл аркасында туктатылган чаралар сентябрьдән барлык муниципаль районнарда да яңартылды.

Шулай ук 2019 елдан «Демография» милли проекты кысаларында республикада пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырыла. 2020 елдан башлап һөнәри белем бирү 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен дә каралган. Чаралар татарстанлыларга хезмәт активлыгын саклап калырга, гражданнарның эш белән тәэмин ителүенә мөмкинлек бирә. 2019 елда 4,7 меңнән артык пенсия алды яшендәге кеше белем алды.

Татарстанда пенсионерларны компьютер белән эшләргә, электрон сервислардан һәм заманча технологияләрдән файдаланырга өйрәтү программалары гамәлгә ашырыла. Аларның ялын оештыру һәм актив эшчәнлеккә тарту максатыннан төрле конкурслар, күргәзмәләр һәм фестивальләр үткәрелә.

Быел, Covid-19 белән бәйле хәл аркасында, безнең барлык көчләребез зыян күргән гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Безнең ярдәмгә аеруча өлкән буын кешеләре мохтаҗ. Аларга адреслы ярдәм күрсәтү өчен Татарстанда республика президенты Р. Н. Миңнеханов инициативасы белән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе оештырылды, аның кысаларында аз тәэмин ителгән гражданнарга азык-төлек җыелмалары өләшенде. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз гражданнарга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча «Без ярдәм итәчәкбез!» бердәм колл-үзәге булдырылды. Барлык муниципаль районнарда социаль хезмәткәрләр, волонтерлар өлкәннәрне азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар белән тәэмин итеп кенә калмадылар, психологик ярдәм дә күрсәттеләр.

Пандемия татарстанлыларны берләштерде һәм өлкән кешеләрнең иминлеге Татарстан Республикасы өчен төп өстенлекләрнең берсе булуын тагын бер кат күрсәтте.

Безнең кадерле әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар! Без сезнең тормыш һәм гражданлык позициягез һәм бәһасез тәҗрибәгез белән сокланабыз, зирәклегегез һәм чын йөрәктән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәбез. Күңел җылысы һәм озын гомер сезгә!

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International