Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 11 272 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 186 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Чистайда эшсезләр саны кимеде, анда 2020 елның 29 сентябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 871, 2 533, 241 и 1 135 һәм 1 249 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Түбән Кама (+107) һәм Кама Аланында (+3) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.