Казанда ишетү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәйрәм узды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә бөтен дөньяда Халыкара саңгыраулар көне билгеләп үтелә. Казанда бу датага багышланган бәйрәмне 26 сентябрьдә Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татар республика бүлекчәсе оештырды. Чара Авиатөзелеш районының «Крылья Советов» паркында узды.

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин да катнашты.

Халыкара саңгыраулар көне – ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен иң яраткан чара, чөнки бу көнне алар үзара рус ишарә телендә (РИТ) аралашалар, аларга мондый бәйрәм атмосферасында уңайлы.

Чара кысаларында РИТ тәрҗемәчеләре катнашында балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, шулай ук ишетүчеләр өчен «Рус ишәрә теле белән танышу» дигән мастер-класс үткәрелде.

Чара ахырында кунакларга Казанның Е. Г. Ласточкин ис. 6нчы номерлы коррекция интернат-мәктәбеннән ишетмәүче балалар катнашында бәйрәм концерты күрсәттеләр.

Чараның төп максаты ишетү сәләте бозылган кешеләрнең уңай образын, аларның иҗади потенциалын һәм мөмкинлекләрен күрсәтү, шулай ук ишетүче һәм ишетмәүче кешеләр дөньялары арасында стереотипларны һәм киртәләрне җиңү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International