«Опека» белгечләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны көн саен барлыйлар

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Әлмәт районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны көн саен өйләренә барып барлауны дәвам итәләр.

Чараның максаты – яше һәм сәламәтлеге аркасында үзләрен мөстәкыйль тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау. Белгечләр татарстанлыларга социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге һәм аларның исемлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итә.

Шулай ук чаралар кысаларында янгын-профилактик эш, көнкүреш приборларын, газ һәм электр җиһазларын, мичләрне куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә. Комплекслы үзәк белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр һәм «Мошенниклардан ничек сакланырга» дигән белешмәлекләр тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International